Ел тәмамланганчы салымыңгы түләргә онытма!
Узган елгы милек салымын түләүнең соңгы көне 2 декабрь иде. Ләкин әле хаман түләмәүчеләр дә бар.
Агымдагы елның 3 декабреннән закон белән билгеләнгән вакытта салым түләмәгән гражданнар автомат рәвештә бурычлы булып тора.
Милек салымнарын теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:
1. Русия Федераль салым хезмәте сайтындагы «Физик берәмлекләр өчен шәхси кабинет» һәм «Физик берәмлекләр салымнарын һәм пошлиналар түләү» интернет-сервислары ярдәмендә;
2.Русия банкының яки почтасының теләсә кайсы бүлегендә;
3. Түләү терминаллары аша.
Игътибар итегез, салымнарны вакытында түләмәү бурычлыга карата бурычларны мәҗбүри түләттерү, милеккә арест салу, Русия Федерациясеннән читкә чыгуны чикләү һәм башка күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев