“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр
Кичә Казанда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
Җиңүчеләр рәтендә райондашларыбыз – сугыш ветераны Алексей Иванович Писарев һәм Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Рузалия Шамил кызы булуы аеруча сөенечле.
Җиңүчеләрне язның якынлашып килүче бәйрәме белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимьяновна котлады.
Бәйгедә җиңүчеләр арасында күп балалы әниләр, гаиләләренә тәрбиягә бала алган хатын-кызлар, шәфкать туташлары, табиблар, китапханәчеләр, сәнгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, укытучылар, сыер савучылар һ.б. бар иде.
Райондашларыбызны бу мәртәбәле бәйгедә җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев