Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ел ярымлык запас кирәк

Бүген районыбыз кырларында урып-җыю эшләре белән берлектә терлек азыгы әзерләү эше дә актив алып барыла.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 4 августка алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыклар тарафыннан 8554 тонна печән, 57354 тонна сенаж әзерләнгән. Күпьеллык үләннәрнең икенче каты 2842 гектар мәйданда урылган. Планга карата үтәлеш - 45%. Урылган берьеллык үләннәрнең күләме 1904 гектар.Үтәлеш - 69%. Районыбыз хуҗалыкларында тупланган терлек азыгының күләме бер шартлы терлеккә 22,3 центнер тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 160%ка артыграк. Хәзер механизаторларыбыз алдында ел ярымлык терлек азыгы запасы әзерләү бурычы тора. Шунысы игътибарга лаек, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтендә күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан терлек азыгы әзерләү эше төгәлләнде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев