Еланнардан сакланыйк!
Хәзер күп кеше җиләктә йөри. Сезгә еланнан саклану өчен ниләр эшләргә икәнен аңлатып узасы килә.
-Табигатькә чыкканда озын резин итекләр, калын йон оекбаш, иркен калын чалбар кияргә һәм җиләк җыйганда, куе үләнне башта озын таяк белән ачып карарга, түмгәккә күзегез төшсә дә, иң элек таяк белән йөрткәләп, тикшереп чыгарга кирәк
– Елан беркайчан да беренче булып ташланмый. Табигатьтә йөргәндә аларның тынычлыгын сакларга, тузгытмаска кирәк. Елан янына килеп чыккансың икән, кискен хәрәкәт ясамыйча, тыныч кына кирегә борылу хәерле
– Үзең белән аллергиягә каршы дару һәм су йөртергә кирәк. Елан чакса, аллергиягә каршы бер төймә дару эчәргә һәм тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк!
Еланнар турында өч факт:
– Еланнар эсседә үрчи дигән сүз дөреслеккә туры килми. Җәйге челләдә аларны очрату ихтималы гына арта. Ник дигәндә, 33–35 градус эссе көнне алар авыр кичерә, күбесе үлә. Шуңа күп кенә еланнар андый эссе көннәрдә күләгәле, салкынча урыннарда, бигрәк тә су буйларында качып ята
– Иртәнге якта еланнар аеруча актив була. Кояш иң нык кыздырган мәлдә (көндезге 11–16 сәгатьләрдә) сүлпәнләнә. Ә менә кара елан (гадюка), киресенчә, кояш ярата. Шуңа күрә ул көндез күбрәк очрый. Кояш кыздырган мәлдә сукмакка, ташка, үләнгә ятып кызынырга ук мөмкин
– Елан агуы иң беренче чиратта нерв күзәнәкләренә бәрә. Моннан тыш ул канны сыеклата, ул чаккан урындагы тән тиресе «үлә».
Фото: Сәрия Галимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев