Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды

Бүген, ягъни 19 гыйнвар көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, крестьян-фермер хуҗалыкларының 2021 елда һәм 2021 елның декабрь аенда терлекчелек тармагында куйган хезмәтләренә нәтиҗә ясалды.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә хуҗалыкларның әлеге тармактагы эшчәнлеген яктыртып һәм тирән анализ ясап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов һәм район фермерлар асоциациясе җитәкчесе Әнисә Евдокимова чыгыш ясады. 

Декабрь аенда куелган хезмәт нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында үткәрелгән рейтингта беренче урынга җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте чыкты. Аның җитәкчесе Алмаз Фәсхетдиновка мактаулы приз - күчмә ат сыны тапшырылды. Әлеге ширкәтнең зооветеринария белгечләре истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Моннан тыш, киңәшмәдә Яңа ел бәйрәме алдыннан терлекчелек комплексларындагы бизәлеш, бәйрәм рухы тудыру буенча игълан ителгән бәйгедә алдынгы урыннарны яулаган хуҗалыклар да билгеләп үтелде.

Киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X