Бүген муниципаль район Советының XXXIX нчы киңәйтелгән утырышы булып үтте
Бүген район мәдәният йортында муниципаль район Советының XXXIX нчы киңәйтелгән утырышы булып үтте.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл төзелеше министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, ачык типтагы “Россельхозбанк” акционерлык җәмгыятенең Татарстан Төбәк филиалы директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кадермәтова, “Август - Агро” агрохолдингы генераль директоры Айдар Галәветдинов катнашты.
Утырышка кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов белән берлектә, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин озатуында җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында бер мең баш савым сыерына исәпләнеп төзелеп килүче терлекчелек комплексындагы эш барышы белән танышты.
Моннан тыш, алар утырышка чакырулы башка җитәкчеләр белән бергә район мәдәният йорты алдында җирле “Кулибин”нарыбыз ясаган мини-тракторлар, авыл кешесенең тормышын күпкә җиңеләйтә торган башка төрле техник җиһазларны карап, Бөек Ватан сугышында батырларча һлак булган якташларыбыз, сугыш һәм тыл ветераннарының якты истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салдылар, район мәдәният йорты эчендә Украинада махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызга җибәреләчәк гуманитар ярдәм хәстәрләүче волонтер ханымнар белән очрашып сөйләштеләр, фойеда районыбыз эшмәкәрләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлекләре, икътисадый күрсәткечләре белән таныштылар.
Утырышта муниципаль район Советының 2024 елдагы эшчәнлеге һәм 2025 елга билгеләнгән бурычлар белән муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин таныштырса, фикер алышуларда Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин белән җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтенең генераль директоры Алмаз Хәйруллин катнашты.
Фәнил Нигъмәтҗанов һәм Илнар Ханипов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев