Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Еллык эшкә нәтиҗә

Бүген район мәдәният хезмәткәрләре үзләренең 2024 елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар.

Район мәдәният йортында, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин катнашында узган киңәшмәдә, көн тәртибенә куелган теманы яктыртып, район мәдәният бүлеге мөдире Даут Иксанов чыгыш ясады. 

Фикер алышуларда район мәдәният йорты директоры Фирдәвес Нәгыймова, Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резидә Дәүлиева, район Балалар сәнгать мәктәбе директоры Резидә Сафина һәм Теләче туган якны өйрәнү музее директоры Фаягөл Имамиева катнашты. Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Илнур Хамидуллин чыкты. 

Азактан бертөркем хезмәт алдынгыларына, 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны яулаган мәдәният учреждениеләренә, китапханәләргә Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы, Теләче муниципаль районы башкарма комитетының, район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары һәм Дипломнары тапшырылды.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев