Энергетиклар көне белән!
Хөрмәтле энергетиклар һәм тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Энергетиклар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сәнәгать предприятиеләре, дәүләт учреждениеләре, мәктәпләр, сырхауханәләрнең өзлексез эше, йортлардагы җылылык һәм уңайлылык турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле. Без сезгә үз вазыйфаларыгызны намуслы башкаруыгыз, хезмәтегезгә җаваплы каравыгыз өчен рәхмәтле. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, хөрмәтле энергетика тармагы хезмәтчәннәренә, шулай ук тармак ветераннарына уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев