Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшкә чакырып килгәннәр

Бүген, ягъни 17 август көнне, район Советының утырышлар залында Казан вертолет заводы вәкилләре - Николай Липатов белән Хәлил Гыйниятов районның мәшгульлек үзәген исәптә торучы һәм авыл җирлекләрендәге эшсез райондашларыбыз белән очрашты.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган сөйләшүдә сүз  Казан вертолет заводына квалификацияле эшчеләр чакыру һәм туплау турында барды. Завод вәкилләре очрашуда катнашучыларга актуаль вакансияләр, социаль гарантияләр, хезмәт хаклары, өстәмә түләүләр һәм медицина ярдәме турында сөйләделәр. Бүген заводка калай осталары, фрезеровщиклар, токарьлар,  электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар,  җыючы-ябыштыручылар, станок операторлары, контролерлар һәм инженер-программистлар кирәк. 

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X