Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшмәкәрлек субъектлары өйрәнелде

14 гыйнвар көнне районыбызда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары, Эшмәкәрлек үсеше һәм көндәшлек департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин җитәкчелегендә баланс комиссиясе эшләде. Шулай ук әлеге комиссия составында Татарстан Республикасы Монополиягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь дә бар иде.

Эшмәкәрлек субъектлары өйрәнелде

Эшче төркем муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, аның ярдәмчесе Илдар Миңнегулов озатуында җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең Казаклар товарлыклы-сөтчелек фермасы биләмәсендә күптән түгел генә монтажланган һәм бик тиздән файдалануга тапшырылачак “Хозяин” терлек азыгы әзерләү үзәге, Теләче сәнәгать паркында эшләп килүче җаваплылыгы чикләнгән “ЛМР-Пласт”, “Авангард-строй” һәм “Нәүрүз” (Теләче сөт-май комбинаты) ширкәтләренең эшчәнлеге белән танышты. Кунакларга тәкъдим ителгән һәр объект зур кызыксыну уятты, алар тарафыннан кат-кат бирелгән сораулар шул хакта сөйли.
Азактан район башкарма комитеты җитәкчесе башлыгының эш бүлмәсендә әлеге эшче төркем тарафыннан экскурсия үткәрелгән һәм районда эшләп килүче башка урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларының һәм җитештерү объектларының эшчәнлегенә тирән анализ ясалды, аларның үткәне, бүгенгесе өйрәнелде, киләчәк үсеш перспективалары билгеләнде. Киңәйтелгән утырышта эшмәкәрләрнең район советы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы, социаль яклау бүлеге һәм муниципаль район башкарма комитетының төзелеш һәм инфраструктура бүлеге вәкилләре дә бар иде.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X