Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале узачак

Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан 2019 елдан бирле «Татарстан Республикасында 2016-2025 елларга архив эшен үстерү» дәүләт программасы нигезендә «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале уза.

Фестивальдә катнашу өчен мөрәҗәгать итүчеләр Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитетына 1 ноябрьга кадәр, кәгазь яки электрон рәвештә, гариза бирәләр.

Муниципаль этапта җиңүчеләргә (1,2,3 урыннарга) Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәкләр: 50 000(илле мең) сум – 1 урын өчен; 40 000(кырык мең) сум – 2 урын өчен; 30 000 (утыз мең) сум -3 урын өчен.

Фестивальне уздыру тәртибе, сроклары, уздыру шартлары турында мәгълүмат, фестиваль башланганчы 14 календарь көннән дә соңга калмыйча, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының архив эше буенча рәсми сайтында (http://arhiv.tatarstan.ru) урнаштырыла.

Мөрәҗәгатьләр өчен телефон 21-693.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев