Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Фирсинә Мөбәрәкҗанова: «Ярдәм сорап килгән кешегә ярдәм итү күңелемә рәхәтлек бирә»

Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки аларга бер үк вакытта балалар врачы да, күз врачы да, хирург та булырга туры килә. Авылдашларың сине хөрмәт итсеннәр өчен белемле булу өстенә ачык йөзле булу да бик мөһим. Шөкер, авылларыбызның барсында да әнә шундый гүзәл затлар, үз эшләрен яраткан белемле хезмәткәрләр эшли.

Араларында яшьләр дә аз түгел. Авылда яшьләр калмый, барсы да калада калырга тырыша, дигән сүзләр белән дә килешәсем килми минем, бар ич алар, бар! Югары Кибәхуҗа авылы фельдшер-акушеры Фирсинә Мөбәрәкҗанова да әнә шундыйлардан.

 Фирсинә мәктәпне тәмамлап,  Казан медицина көллиятендә өч ел белем алганнан соң,  Теләче район хастаханәсенә эшкә кайта.  Башта поликлиникада эшли, бераздан Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенә фельдшер-акушерлык пунктына медсестра итеп куялар аны. - Шушы җирлектә яшәүче халыкка зур  рәхмәт, мине үз иткәннәре өчен, яратканнары өчен. Ул авылда эшләгән айларда мин тәҗрибә тупладым. Ә хәзер үземнең туган авылымда  хезмәт куям -  Югары Кибәхуҗа һәм Төрек-Тәмте авыллары халкына хезмәт күрсәтәм.  Эшемне бик яратам, бу минем тормышым,  үкенгәнем юк әле шушы өлкәне сайлаганыма. Авылны бик яратам мин, шуңа да, укып бетергәч,  кая эшкә крнашыйм, дигән уй да тумады. Ярдәм сорап килгән кешегә ярдәм итү күңелемә рәхәтлек бирә. Күпләргә җылы сүз дә – дәва. Бу кагыйдәне  тиз аңладым. Һөнәремнең иң авыр ягы – кешеләр белән эшләү. Төрлесендә төрле холык бит, кәефләренә карыйсың. Һәркайсына җайлашырга кирәк. Кайвакыт барсы да җиңел генә дә бармый, төрле кеше бар бит, авыр энергитикалы кешеләр дә очрый, андый вакытларда укол кадарга тотынсаң, венасын табалмыйча азапланып беткән чаклар да булгалый,  - диде Фирсинә. Укырга үз теләге белән керә ул, әти-әнисе дә  каршы килми, киресенчә “кер, кирәк чакта безгә уколлар ясарсың” диләр. Бу вакытта терәк булганнары, барлык ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәтле ул аларга.  (Фирдүс абый белән Гөлнара апа бүгенге көндә  җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтендә хезмәт куялар). 

Беренче эш көнеңне хәтерлисеңме дигәч, “ хәтерләмәгән кая, эшкә килдем, бөтен кеше нидер эшли, каядыр йөгерә, ә мин берни аңламый утырдым ул көнне” диде ул көлеп.

Үзе авыл фельшерына ярдәм сорап барган авыл кешесе белә булыр, алар укол да ясый,  диспансеризация дә үткәрә, йөкле хатын-кызлар белән элемтәдә тора, балаларга прививкалар ясый, әле шуның өстенә документ эшләре бар, санап китсәң бик күп, әбиләр әйтмешли, шифаханәдәге врачлар кебек, бөтенесен эшлиләр, тырышалар. Әле алай гына да түгел, районның иҗтимагый тормышында да кайнап яши Фирсинә, шулай булмый ни, мәктәптә укыган чорда мәдәни чараларда кайнап, “Умырзая”, “Наз”  “бию төркемнәрендә биеп,  “Балачак” курчак театрында уйнап йөргән, авыл өчен җан атып, һәр чарада оештыручылар сафында булган авыл кызы ул.

Бер генә эштән дә курыкмаган Фирсинәне (сабан туйларында мотоблок ярышларында катнашып һәрдаим беренче урыннарны алуын гына искә төшерик!) авылдашлары да бик хөрмәт итә. «Авыл халкы тиешле прививкаларны вакытында ясата, медицина күзәтүләрен дә үз вакытында үтә. Участок табибы Ләлә Рәүф кызы  Жукова белән дә аңлашып эшлибез»,- ди Фирсинә Фирдүсовна.

Эше  катлаулы булса да аның кәефсез чагын күрмәссең. Һава торышы нинди генә булмасын, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләргә ярдәмгә ашыгучы кызга алга таба да  кешеләргә шәфкатьлелек өләшергә язсын!  

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев