Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Физкультурачылар көне белән!

Мөхтәрәм физкультурачылар!

Бу көн - һөнәри спортчыларның гына түгел, ә физкультура һәм спортны яраткан һәркемнең бәйрәме. Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү - бу тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым. Аны яшенә, кеременә карамастан, һәркем ясый ала. Физкультурачы көне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга йогынты ясаучы чараларның берсе. Бәйге-ярышларның төп максаты да - аларга катнашучыларны күбрәк тарту. Районда да спортны үстерү өлкәсендә зур эшләр башкарыла. Үсеп килүче буын физкультура һәм спорт белән шөгыльләнсен өчен без барлык шартларны тудырырга тырышабыз. Райондашларыбызның республика, Россия күләмендәге уңышларына сөенәбез. Алар - районыбыз горурлыгы. Физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш кертүчеләрне, спорт ветераннарын физкультурачылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, бәхет телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев