Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан

8 июль көнне илебез җәмәгатьчелеге Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәчәк. Әлеге уңайдан “Хәкимова Ф.Т.” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында яшәү рәвешләре, үзара мөнәсәбәтләре, тырыш хезмәтләре белән тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын яулаган, быел алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләрне тәбрикләү тантанасы булып үтте. Өлкәннәребезне әлеге күренекле дата белән иң элек муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде.

  • Гаилә -  иң олы таянычыбыз, ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көнозын дөнья куып арыган адәм баласы, гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 50 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар күңелдә бары хөрмәт һәм  соклану уята. Шөкер, районыбызда пар канатлы булып, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып яшәүче гаиләләр күп. Алар һәммәсе дә тормыш юлын аңлашып, уртак фикергә килеп, бер-берләрен гафу итә белеп үткәннәр, җәмгыятькә файдалы балалар үстергәннәр һәм бишле куярлык гомер баскычына менеп җиткәннәр, - дип белдерде. 

Үзенең чыгышыннан соң ул әлеге күркәм көннең якты истәлеге итеп Сауш авылында алтмыш елдан артык бергә гомер кичергән Фадия белән Әмин Саттаровларга “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырды. Алар һәм тантанада катнашкан башка гаиләләр гражданлык хәле актлары китабына истәлеккә имзаларын калдырдылар үзләренә гөлләр, чәчәкләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. “Алтмыш елдан артык бергә яшәүнең сере: сабырлыкта һәм түземлектә!” - ди ирле-хатынлы Саттаровлар. 

Чыгышлар һәм бүләкләү мизгелләре район мәдәният йорты үзешчәннәренең дәртле көйләре һәм җырлары белән үрелеп барды. Бу көнне өлкәннәребез алдында баянчылар Рамил Касыймов белән Нурмөхәммәт Насыйбуллин, җырчылар -  Илһам Исламов, Илһамия Нәҗметдинова, республикабызның Атказанган мәдәният хезмәткәрләре Флүзә Галәвиева белән Әлфия Поташова чыгыш ясады. Чараны аһәңле итеп Рәйхана Антонова белән Равил Насыйбуллин алып барды.

Гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан үткәрелгән тантаналы чара турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев