Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Газдан дөрес файдаланыгыз

Хәзерге тормышыбызны зәңгәр ягулыктан башка күз алдына китерүе авыр. Әмма газдан дөрес файдаланмау күптөрле фаҗигаләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуның нәтиҗәсендә йортлар җимерелә, гаиләләр йорт-җирсез кала. Алар арасында хәтта кеше үлеменә китергәннәре дә бар.

Әлеге күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, берничә кагыйдәне төгәл үтәү сорала. Беренчедән, газ җиһазларын төп билгеләнеше буенча файдалану зарур. Әйтик, газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен эшләтү катгый тыела. Бу таләпне үтәмәү сөрем газы белән агулану куркынычы тудыра. Икенчедән, газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алыштыру, төзек булмаган автоматикасыз файдалану, завод конструкциясен үзгәртү, газүткәргечләрне реконструкцияләү очракларына юл куелмаска тиеш. Өченчедән, төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору мөһим. Яз айларында моржа башларында кошлар чүп-чар ташып оя ясыйлар, газ мичләрен кабызыр алдыннан иң элек суыру көчен тикшерергә кирәк. 2012 елда Арча районында килеп чыккан фаҗигане күпләр хәтерлидер. Ул вакытта 4 кешелек гаилә сөрем газы белән агуланды, ике кешенең гомере өзелде. Шуңа күрә төтен юлы һәм вентиляция каналларын һәрдаим чистартып, карап тору таләп ителә. Әгәр сөрем газы исе сизсәгез, кичекмәстән безнең авария-диспет- черлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм газ мичен сүндереп бүлмәне җилләтергә кирәк. Шулай ук көнкүреш газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күрсәтү дә приборларның, ягу мичләренең хәвефсез эшләвен тәэмин итәчәк. Кыскасы, газ белән эшләгәндә һәркемнән сак, уяу булу таләп ителә. Бу үзегезнең генә түгел, якын-тирәдәгеләрегезнең, күршеләрегезнең дә куркынычсызлыгын кайгырту дигән сүз.

Теләче газ хуҗалыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев