Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Газета укучылар арасында бүләкләр уйнаттык

7 февраль көнне, 2025 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык.

Әлеге бүләк хуҗаларының тиз арада безнең белән элемтәгә керүләре сорала: 

Бер тюк печән – Шәймарданова Рәмзия (Теләче)

Чиләк – Юнысов Илфат (Теләче), Гарифуллина Г. (Сауш)

Машина юу станциясенә сертификат – Ленар Хәкимов (Теләче), Шакүров Әмир (Теләче)

Удлинитель  – Хисамова Г. (Сауш)

Зур ләгән –  Белозёрова Диләфрүз (Олы Кибәхуҗа)

10 л бензинга сертификат – Зиннатов Фиргать (Югары Кибәхуҗа)

Уткайтаргыч жилет – Шакиров Наил (Теләче)

Бозау  – Фирания Дәүлиева (Теләче)

 

Төп бүләкне откан Теләче авылыннан Дәүлиева Фирания апалар гаиләсен  чын күңелдән котлыйбыз! 

Ә төп бүләк, бозауның иганәчесе -  Югары Мәтәскә авылында үз эшен булдырып, күп еллар нәтиҗәле эш алып баручы Салахиев Рафик Мансур улына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. 

Шулай ук, рәхмәтләребез  чараның иганәчеләре - Олы Кибәхуҗа авылыннан Рафил  Хуҗинга,  "Цунами" машина юу станциясе җитәкчелегенә,  юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфаровага,  "Теләче стальные профили" оешмасы җитәкчесе Илнур Ахваровка,  Үзәк бистәсендә яшәүче Ильяс  Ибраһимовка,"Print" фотоательесы җитәкчесе Ринат Салиховка һәм анда эшләүче кызлар Лилия белән Эльвирага,  газета укучы райондашларыбызга, авыллардагы хат һәм газета таратучы почтальоннарга.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев