Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Геройлар безнең арада» республика күчмә күргәзмәсе ачылды

Бүген Теләче мәктәбендә 11 геройга багышланган «Геройлар безнең арада» республика күчмә күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә батырларча һәлак булган 4 геройның һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен Россия Герое исеме алган ир-егетләрнең фотоларын күрергә мөмкин. Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та бүген, Теләче мәктәбендә булып, әлеге күргәзмә белән танышты.

«Геройлар безнең арада» республика күчмә күргәзмәсе Татарстан Республикасы ДОСААФы тарафыннан оештырылган. Күргәзмә 2024 елның май ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм Чистай шәһәрендә тәмамланачак.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев