Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гомер буе озата бара, җан җылысы, күңел сафлыгы…

Алмалар өлгергән чак иде...

Тормыш дигән дәрьяда һәркемнең үз сукмагы, үз юлы бар. Кеше гомере аккан су, искән җил кебек тиз үтеп китә. Шуңа күрә дә гомер юлын узганда кеше исемен йөртүче затның якты эзе, күркәм эше калырга тиеш.

Тормышы матур җыр кебек булган Энҗе Рәис кызы да үзенең 50 яшьлек юбилеен лаеклы эшләр, матур истәлек-хатирәләр белән каршылый. Тормыштан тәм һәм ямь табып яши әниебез. Күпләргә ул Теләче урта мәктәбенең география укытучысы буларак таныш. Инде менә чирек гасырга якын шушы авыр, тынгысыз, әмма мактаулы хезмәтне башкара. Әниебез гаиләбез һәм нәселебез традицияләрен дәвам итеп, үзенә укытучы һөнәрен сайлый һәм хәзергәчә яшьлегендә сайлаган һөнәренә тугры кала. Аның дәресләре кызыклы һәм мавыктыргыч уза. Ул үзенең ачык, аңлаешлы һәм күркәм сөйләме белән укучылар күңелен тиз яулый һәм алар күңелендә үз фәненә карата бик тиз мәхәббәт уята. Аның тарафыннан район һәм республика күләмендә үткәрелгән ачык дәресләр белгечләр һәм хезмәттәшләре тарафыннан югары бәяләнә. Әнием хезмәте буенча бик күп бүләкләргә лаек булган укытучы. Ул яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә югары уңышларга ирешкәне һәм фидакарь, намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар район мәгариф бүлеге, район хакимияте, ТР Мәгариф һәм фән министлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Әниебез үз хезмәтен биш бармагыдай белә, ул аны намус белән, теләп һәм яратып башкара. Аңа кыюлык, тәвәккәллек, таләпчәнлек һәм гадел булу хас. Шул ук вакытта укучыларын, тыңлаучыларын ул үзенең гадилеге белән дә җәлеп итә. Әлегедәй күркәм сыйфатлар һәм холык аңа Фирая әбиебез белән Рәис бабабыздан күчкәндер. Әниебезне укучылар гына түгел, әти-әниләр дә бердәй ярата, хөрмәт итә. Әниебез Энҗе Рәис кызы бәхетле дәү әни дә. Җәйләр җитсә, туып-үскән нигезебез оныклар чыр-чуына күмелә. Берсеннән-берсе сөйкемле ике онык дәү әни белән дәү әтиләренең болай да матур һәм бәхетле тормышларына искиткеч зур рәхәтлек өстиләр.

Өстәвенә, әниебез оста бакчачы да. Түтәлләрдә тәгәрәшеп яткан кыярлар, сабакларында кызарган помидорлар, рәтрәт тезелгән кәбестәләрне күргәч, хезмәт төбе хәзинә булуына тагын бер кат инанасың. Җимеш агачларын да мул үстерә әниебез. Юмартлыгына да исең китәр, үзеннән арткан үсентеләрне ул хезмәттәшләренә, күршеләренә бүләк итә. Үзенең йөрәк җылысын берәүгә дә кызганмаучы, тәмле сүзле, нечкә күңелле, йомшак табигатьле әниебезне ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Аңа киләчәктә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хезмәтендә уңышлар телибез. Әниебезгә - әтиебез белән тигезлектә, балалары, туганнары белән бергә күңелле итеп, игелек, шәфкать күреп, аяз күкләргә, тыныч тормышка сөенеп яшәргә, сау-сәламәт булып эшләргә язсын.
 

Күпме булса, җирдә изге теләк
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңдә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар.

Иң изге теләкләр белән белән дәү әтиебез, дәү әниебез, тормыш иптәшең Александр, кызың Алинә, киявең Руслан, улың Тимур, оныкларың Мәликә, Солтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев