Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Горурлан.... ( Татарстан көненә багышлап).

Татарстан - минем туган җирем, Нинди матур Чатыр- тауларын. Дөньядагы синдәй гүзәллекне, Синдә яшәгәнгә аңладым.

Урманнарың синең, чишмәләрең,
Басу - кырлар, зәңгәр күлләрең.
Күпме яшәсәм дә, моның кадәр,
Башка матурлыкны күрмәдем.

Горурланам Тукайларың белән,
Мәңге сүнмәс утың, Казаным.
Чит илләргә кадәр таралды бит,
Җиңүләрне яулый Камазың.

Иң тырышлар бары синдә генә,
Җитештерә кара алтынын.
Яуда калган Алиш, Җәлилләрең,
Горурлыгы татар халкының.

Башка чит җир миңа кирәк түгел,
Язмышымны сиңа бәйләдем.
Данын көн дә әйтеп җырын суза,
Салаватың, Ришат, Зәйнәбең.

Еракларга тавышларын илткән,
Татар иле, ул синең даның.
Халык йөрәгендә мәңге сүнмәс,
Әлфия апа, Зиннур, Ильһамың.

Мин сөенәм, яшә, Татарстан,
Алга атла барыр юлыңнан.
Тыныч тормышларда яшәгәнгә,
Минтимерең белән горурлан.

Газинур Әхмәтҗанов.
Азнакай шәһәре.
30 август. 2022 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев