Гүзәлия Җамалиева : «Сеткаларның һәрбер җебе безнең догаларыбыз белән үрелгән»
Районда сетка үрү эшләре дәвам итә
Бу көннәрдә Алан авылы апалары бик тә әһәмиятле эшкә кереште – алар маскировкалы сеткалар үрү өчен материал әзерли. Алан авылы халкы хәрби махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда беренче көннән үк теләп кушылды. Алар егетләргә булышуның төрле юлларын эзлиләр. Гомумән, алар бу яктан бик актив.
- Сеткаларның һәрбер җебе безнең догаларыбыз белән үрелгән. Илләребез имин булсын, балаларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсын, оныкларыбызның киләчәге ышанычлы булсын, - диде әлеге изге эшләрне башлап йөрүче, авыл мәдәният йорты директоры Гүзәлия Җамалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев