Һәр гаиләнең үз тарихы
Теләче районы Максабаш авылында тату гомер кичергән, яшьләргә үрнәк булырлык гаиләләр аз түгел. Шуларның берсе – Сәлимә һәм Фатыйх Зариповлар. Күптән түгел алар бриллиант туйларын – гаилә корып яши башлауларына 60 ел тулуны билгеләп үтте.
60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә!
Гаилә башлыгы Фатыйх Талип улы Зарипов 1940 елда Максабаш авылында икенче бала булып дөньяга килә. Әтиләре 1941 нче елны Бөек Ватан сугышына китә. - Әтине белмим дә, сеңлем, ул киткәндә миңа алты ай булган, шуннан кайтмады инде ул, - диде Фатыйх абый. Дөньяның барлык авырлыгы, ике баланы аякка бастыру әнисенең җилкәсенә төшә ул вакытта. Бәхетен читтән эзләми егет – киләчәк тормышын туган ягы белән бәйләргә карар итә. Колхоз эшенә чыга, гомере буе машинада йөри, Казанга бер көндә ике - өч тапкыр барырга туры килә аларга. - Кыш көннәрендә Теләчегә кайтып җиткәч, авылга кайта алмый кала идек, юл булмый иде, я инде авылга шалтыратып, трактор чакырта идек. Арча белән ике арада батып яткан, кунып калган көннәр күп булды, - дип ул вакытларны искә төшерде ул. Эшкә тырыш егетнең фотосы еллар буе почёт тактасыннан төшмәгән, бирелгән вымпеллар, Рәхмәт хатлары, грамотлары бик күп.
Үзенә тормыш иптәшен дә ерактан эзләми - авылның ерак очында яшәүче Сәлимә апа белән танышып, аны гомерлек тормыш юлдашы итеп сайлый Фатыйх абый. Сәлимә апа да Максабаш кызы- 1941 елны, унынчы бала булып дөньяга килә, әтисен хәтерләми - әтиләре Гаяз абый сугышка киткәндә алты айлык корсакта кала ул. Гомер буе колхозда төрле эшләрдә эшли. - Эшләмәгән эш калмады, сыер да саудык, дуңгыз да карадык, бозау да тәрбияләдек, - диде ул бу турыда. Гектары белән чөгендер эшкәртеп, көрәк белән бәрәңге алалар алар колхоз басуында - моның никадәр көч таләп итүен авылда яшәгән һәркем беләдер. - Ачлык вакытка туры килдек, печән, кузгалак ашап үскән балалар без. Әни өстендә ул вакытта алты бала була, шул вакытлар искә төшә дә, күзгә яшьләр килә, әнине җәлләп, - диде Сәлимә апа. - 81 яшькә җитүебезнең сәбәбе, гел үлән ашаудыр безнең. Ипи юк ул вакытта, - дип сүзгә кушылды Фатыйх абый.
Бербөтен булып яшәгәндә генә тормыш авырлыкларына каршы торып булуын аңлап, язмышларында булган барлык авырлыкларны да шатлыкларны да икәүләп җиңеп үткәрә алар. Һәр туган көннәрен Ходайга тапшырып яшиләр. Һәр гаиләнең үз юлы, үз шатлыклары, көенечләре, үз тарихы бар. Еллар авыр дип тормыйча, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле өч бала үстергәннәр. Алар барысы да бүгенге көндә җаваплы урыннарында хезмәт куялар, күркәм гаиләләр корып тормыш көтәләр. Бүгенге көндә өлкәннәрнең сигез оныгы, алты оныкчыгы төп нигездә еш кунак, кирәк әйберләрен ташып торалар, балаларыннан һәм оныкларыннан өлкәннәр бик канәгать. Озак еллар бергә яшәүнең серен сорагач, “иртән эшкә китә идек, соң гына кайта идек, талашып-сугышып торырга вакыт булмады безнең, бик әйбәт тордык, Аллаһка шөкер”, дип көлештеләр.
Үзләренең балачагына туры килгән авыр сугыш еллары беркайчан да кабатланмасын, без күргәнне балаларга күрергә язмасын дигән теләк белән яши алар. Язмам ахырында Фатыйх абый белән Сәлимә апага алдагы елларда да сәламәтлек, бәхетле көннәрне шатлык белән мул-имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итүләрен, балаларының, оныкларының һәм туганнарының ихтирамын тоеп яшәүләрен теләп калам!
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев