Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәркемгә үрнәк!

«Укытучы булып туарга кирәк» - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Гөлшат Гапттравефовнада бу сыйфатларның барысы да бар.

Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу -күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән.  Гөлшат Гапттравефовна көчен кызганмый. Балалар аның янында бөтерелә, алар аны ярата, хөрмәт итә, ярдәм сорап килә. Аның укыткан укучылары да үзе кебек ягымлы, ихтирамлы.

Коллегам буларак, мин аңа сокланам. Ул бик белемле, күп эзләнә, барысыннан да хәбәрдар. Шуңа да Гөлшат Гапттравефовна район, республика, Россия күләмендә үткән бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннарга лаек булган укытучы. Аның укучыларының уңышларын санап бетергесез. Олимпиадаларда призлы урыннар яулаулары, ГИА, ЕГЭ да югары баллар алулары да аның тырыш хезмәте. Хөкүмәтебез дә аның хезмәтен югары бәяли. "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе дә ул.

Аның белән тормыш - көнкүреш, бакчачылык, ашау - эчү серләре турында да сөйләшеп була. Гөлшат апа - оста бакчачы. Аның ишегалдына керсәң - гөлләр иленә кергән кебек буласың. Өлгер, уңган хуҗабикә. Бар җир тәртиптә, чисталык хөкем сөрә. Үрнәк әни. Кызлары, Гөлнар белән Алия, нәкъ үзе кебек ачык йөзле, ихтирамлы, тырыш балалар. Тугры хәләл җефет, Ринат абый белән бергә үткән гомер юллары һәркемгә үрнәк, хөрмәткә лаек.

Алар икесе бербөтен. Бу мәктәбебезнең тормышында да ачык чагыла. Җитәкчелек эшенең бөтен җавапчылыгын аңлаган Ринат абый Гөлшат Гапттравефовна өчен ышанычлы терәк һәм алыштыргысыз ярдәмче. Ышанычлы тылың булганда гына канатланып эшләргә, үрләр яуларга мөмкиндер ул.

      Гөлшат Гаптрәвефовнаның хезмәт нәтиҗәсе буларак алган исемнәре, бүләкләре дә күп. Шуларның соңгыларын гына санап үтәбез. 2002 елда "Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен" Теләче районы хакимиятенең Мактау грамотасы бирелде. 2003 елда тарих кабинеты буенча районда II урынга лаек булды. Шушы ук елда ТР Мәгариф министрлыгының һәм Теләче районы мәгариф бүлегенең "Район һәм республика олимпиадаларында нәтиҗәле чыгыш ясаган өчен" Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Хезмәте өчен тынгысыз мөгәллимә «Мәгариф  өлкәсендәге уңышлары өчен”  дигән  күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Зөбәрҗәт Хәсәншина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев