Теләче Информ

Иң җитезләр ачыкланды

19 май көнне, “Дулкын” йөзү бассейнында Алмаз Шамил улы Борһанов иганәсенә 2007, 2008, 2009, 2010, 2011, 2012, 2013, 2014 нче елларда туган малайлар, 2008, 2009, 2010, 2012, 2013 һәм 2014 нче елларда туган кызлар арасында йөзү ярышлары булып үтте.

Ярышларны ачу тантансында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов катнашты һәм чыгыш ясады.

Азактан җиңүчеләрне һәм призлы урын яулаучыларны  “Теләче” спорт мәктәбе директоры Илдар Гыйниятуллин тәбрикләде. Алдынгы урыннарга чыгучыларга медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Фәнил Гаязов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: