Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иң яхшы автобабай кем?

Руль артында йөрүче өлкән яшьтәгеләр арасында "Автобабай" бәйгесен оештыру соңгы елларда районда аеруча матур традициягә әйләнде. Быел әлеге ярыш 18 сентябрь көнне ДОСААФның район оешмасы биләмәсендә узды.

Бәйгедә катнашучылар иң элек  компьютер артына утырып юл йөрү кагыйдәләре буенча билет сорауларына җавап бирде. Әлеге турда  катнашучының дөрес җавап бирүе һәм  ни дәрәҗәдә тиз эшләве исәпкә алынды. Көн дә  техникада йөреп, тәҗрибә туплаган шоферлар да, кайбер сорауларда икеләнеп калды. 

Икенче турда өлкән яшьтәгеләр  машина йөртү осталыгын күрсәтте. Гаражга  дөрес керәме, юл  йөрү  кагыйдәләрен үтиме. Боларның барысын да ДОСААФның район оешмасы хезмәткәрләре һәм  ЮХИДИ идарәсенең район бүлеге җитәкчесе  Ришат  Нәзиров  игътибар белән күзәтеп торды. Бу турда алар  автоярышка  чыккан кебек кызу тизлек белән ярышты.


Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев