Якташыбыз Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудовның тууына 125 ел.
Якташыбыз Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудовның тууына 125 ел.Язучы һәм тәрҗемәче Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудов 1900 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасының Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында мулла гаиләсендә туа.
Биш-алты яшендә әти-әнисеннән хәреф танырга өйрәнә һәм кечкенәдән үк китап укырга һәвәс булып үсә.Унынчы яшенә чыккач, аны укуын дәвам итү өчен Югары Кибәхуҗадан кырык чакрымдагы Кышкар мәдрәсәсенә илтеп урнаштыралар.1916—1918 елларны Малмыж шәһәрендәге Югары-башлангыч (высшее-начальное) училище дип йөртелгән уку йортында гомуми белем ала.1918 елның җәендә ул Мәскәүгә китә һәм Үзәк Мөселман комиссариаты тарафыннан чыгарыла торган «Чулпан» газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли башлый.1918 елның ноябрь аенда «Бәйрәм җитә» исемле хикәясе басылып чыга.1918 елның ахырында «Ярлылар тавышы» исемле өяз газетасында эшли.1919 елның май аенда Колчакка каршы гражданнар сугышы фронтына китә.1922 елда «Яшь эшче» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп билгеләнгән.1934 елдан бирле ул язучы-профессионал сыйфатында, нигездә әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.Бөек Ватан сугышы башлангач, М. Максуд яңадан совет гаскәрләре сафына баса.Сугышчан хезмәтләре өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм дүрт медаль белән бүләкләнә.1944 елда сугыш кырында иҗат иткән лирик-публицистик шигырьләрен бергә туплап «Үч һәм нәләт җыры» исемле поэтик җыентыгын бастырып чыгара. М. Максуд — бөтен иҗат гомере буенча тәрҗемә өлкәсендә эзлекле рәвештә эшләп килгән язучыларның берсе.1954—1960 еллар арасында аның тәрҗемәсендә дөньякүләм атаклы Л.Н. Толстойның әсәрләреннән дүрт томлык «Война и мир» («Сугыш һәм тынычлык»),“Анна Каренина” романнары татар телендә басылып чыга.1957 елны М.Максуд «Почёт Билгесе» ордены белән бүләкләнә.1962 елның 10 ноябрендә Мәскәүдә вафат була.
Чыганак: https://vk.com/club106684730
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев