Якташыбыз Равилә Шәйдуллина-Моратның «Тау башында бүре бар» китабын тәкъдим иттеләр
Казанның «Ногай» кунакханәсендәге Тукай залында ТР Язучылар берлеге әгъзасы, якташыбыз Равилә Шәйдуллина-Моратның «Тау башында бүре бар» китабын тәкъдим иттеләр.
«Тау башында бүре бар» китабы – быел Татарстан китап нәшриятында чыккан.
«Әлбәттә, бу һәрберебез өчен зур мәртәбәле вакыйга! Равилә ханымның чираттагы олы хезмәте нәшер ителде. Минем авторның тел байлыгына игътибар итәсем килә. Әлеге басманың чыгуына нәшрият тә, халык та шат. Киләчәктә дә көнүзәк әсәрләр көтеп калабыз», – дип сөйләде Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех.
Кичә авторның әсәрләрендәге өзекләрдән этюдлар, шигырьләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Аларны Казан мәктәпләреннән укучылар һәм сәнгатькәрләр башкарды.
Тулырак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев