Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Янгынга каршы махсус режим кертелде

Язгы-җәйге сезонга бәйле рәвештә, республика территориясендә коры үлән яну белән бәйле янгыннар саны да арта. 15 апрельгә республика территориясендә 142 коры үлән һәм чүп яну очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 10 апрельдэге 212 номерлы карары нигезендә, агымдагы елның 14 апреленнән алып 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Әлеге режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру катгый тыела. Шулай ук урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә,   урман массивлары янәшәсендәге ачык территорияләрдә һәм урманнар белән чиктәш булган торфлы участокларда ачык учакта һәм мангалларда ризык әзерләргә, 1-3 класс куркынычтагы пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.

Искәртеп китәсе килә, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.4 матдәсенең 2 статьясы нигезендә янгынга каршы махсус режим шартларында кылынган шул ук гамәлләр;

гражданнарга - ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр;

вазыйфаи затларга - утыз меңнән алып алтмыш мең сумга кадәр;

эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - алтмыш меңнән сиксән мең сумга кадәр;

юридик затларга - дүрт йөз меңнән алып сигез йөз мең сумга кадәр административ штраф салыначак.

 

 Л. М. Хәкимуллин, Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча эчке эшләр министрлыгының янгын күзәтчелеге  буенча дәүләт инспекторы эчке эшлэр хезмәте подполковнигы                                             

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев