Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Яшь мастер» төбәкара чемпионатының VI төбәк этабында катнаштылар

15 март көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының яшь талантлары 2025 елгы «Яшь мастер» төбәкара чемпионатының VI төбәк этабында катнаштылар.

Бәйге онлайн форматта узды, Татарстан Республикасының 22 шәһәре һәм районыннан: Казан, Арча, Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Кукмара, Нурлат, Апас, Азнакай, Теләче, Тукай, Чирмешән, Актаныш, Биектау, Мөслим, Мамадыш, Саба һәм Балтач районнары. Төбәк этабында безнең районнан муниципаль этап җиңүчеләре, талантлы һәм креатив тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады, алар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, үз идеяләре белән ике компетенциядә уртаклаштылар һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. «Флористика» номинациясендә Хафизова Алиса, әзерләде  Сәетова Д.Р., техник эксперт Шакирова Г. И., призлы 3 урынны алдылар.

«Чәчтараш эше» номинациясендә Вәлияхмәтова Зарина, әзерләде Шәймәрданова М. Н., техник эксперт Ибраһимова А. Р. «Иң пөхтә»номинациясендә җиңүче булды. Катнашучыларны һәм аларның остазларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев