Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды

28 февраль көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды.

Чара чын иҗат һәм талант бәйрәменә әверелде, анда яшь катнашучылар төрле һөнәрләр, үзләренең осталыкларын һәм фантазияләрен күрсәттеләр. Балалар бик теләп кондитер, чәчтараш, хәтта флорист ролендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Һәр катнашучы жюрины сайлаган һөнәренә үз карашы белән гаҗәпләндерергә тырышты. Муниципаль этап җиңүчеләре (1 һәм 2 призлы урыннар) 2025 елның мартында «Казан педагогика көллияте» базасында Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән яшь осталар арасында  узачак . Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев