Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Яшь журналист” бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Бүген «Теләчеинформ» мәгьлүмат үзәгендә ветеран журналист, 40 елга якын ДТРК “Татарстан” каналында “Авыл офыклары” тапшыруын алып баручы райондашыбыз Зыятдинов Галәветдин Зыятдинов һәм язучы, балалар шагыйре, журналист Дания Гайнетдинова истәлегенә багышланган “Яшь журналист» III район бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек.

Чарада  Гәләветдин абыйның туганы Мөслимә апа  Габделвәлиева, Дания апаның кызы Лиана Әмирханова, муниципаль район Советының оештыру бүлеге башлыгы Рафаэль Яруллин, алар белән бергә эшләгән  хезмәттәшләре – ДТРК “Татарстан” каналының директор урынбасары Тәүфик  Сагитов, журналистлар Мөршидә Җиһан, Раиль Садретдинов, район мәгариф бүлеге методисты Гөлфинә Сәхәбиева, укытучылар һәм укучылар катнашты. Алар турында истәлекләр барланды, тормыш юллары искә алынды.

ДТРК “Татарстан” каналының директор урынбасары Тәүфик  Сагитовка аларның икесе белән дә эшләргә туры килгән, ул искиткеч матур истәлекләрен яңартты. 

Гәләветдин абыйга әнисе үлгәч, авылдан чыгып китәргә туры килә.  Ул вакытта аңа 18 яшь була. Һөнәр училищесына керә, аны тәмамлагач, театр училищесында белем ала. Торыр урыны булмаганлыктан, театр чардагында да  яши. Шушы вакыттагы хәтирәләр белән Гәләветдин абыйның бертуган абыйсының кызы Мөслимә апа уртаклашты.

«Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге һәм “Татарстан” ДТРК  тарафыннан,  якташларыбыз  истәлегенә багышлап уздырылган  «Яшь журналист" өченче район бәйгесендә катнашучыларга  Дипломнар, акчалата һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр исемлеге түбәндә:

 "Шәхес” номинациясе

1 урын Данияр Рахматуллин, Сауш,

            Әдилә Шиһабиева, Үзәк 

2 урын Азалия Мифтахов, Саба,

            Зәринә Котдусова , Теләче 

3 урын Илхан Гыйльманов,Олы Мишә

 

"Гаилә” номинациясе

1 урын Әмир Гыйниятулин, Теләче  

2 урын Милена Саруханян, Баландыш

3 урын Азалия Мифтахова, Саба

 

 "Хәтер кайтавазы” номинациясе

1 урын Камил Кәримов, Саба

           Тәнзилә Гыйләҗева , Баландыш 

2 урын Азамат Гарифуллин, Сауш

           Азалия Мөхәрләмова, Олы Мәтәскә 

3 урын Салават Мөхәммәтҗанова, Олы Мишә 

 

  "Халык традицияләре” номинациясе

1 урын   Азалия Мифтахова , Саба

 2 урын   Назлыгөл Гайнетдинова, Баландыш

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев