Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

1 Майны иң элек Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне дип атадык. Яз һәм Хезмәт бәйрәме дип йөртә башлаганга да байтак вакыт узып китте. Бәйрәмнең атамасы ничек кенә йөртелсә дә, ул һәрвакыт шатлыклы, якты һәм өмет бүләк итә торган бәйрәм.

Май татар халкының җирле календаренда “Сабан ае” дип йөртелгән. Чәчү өстендә вакытның һәр сәгате алтындай кыйммәт. Яз авыл кешесен хезмәт белән бәйли. Язның үзе белән бергә күңелләргә яшәү көче өстәлә. Әлеге хезмәт бәйрәменең атамасы да уртак тырышлык нәтиҗәсендә генә уңышка ирешеп булачагын белдерә. Халык календаренда май яз белән җәйне алыштыра торган ай буларак та искә алына. Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да әлеге якты бәйрәм белән тәбриклибез. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел күтәренкелеге, нәтиҗәле хезмәт телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев