Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиңүчеләр исемлеге билгеле!

15 гыйнвар көнне муниципаль район Советының утырышлар залында “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә Яңа 2022 елны каршылау буенча иң яхшы бизәлеш күрсәткән авыл җирлекләрен, оешма-предприятиеләрне, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, мәгариф, мәдәният учреждениеләрен эшмәкәрлек субъектларын бүләкләү тантанасы булып үтте. Аңарчы муниципаль район  башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Яңа ел бизәлеше буенча конкурс комиссиясе рәисе Динар Гыйниятуллинның чыгышы тыңланылды.  Җиңүчеләрне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов котлады.

Җиңүче авыл җирлекләренә, оешма-предприятиеләргә, мәгариф, мәдәният учреждениеләренә, эшмәкәрлек субъектларына  Дипломнар, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр һәм “Дулкын” йөзү бассейнына сертификатлар тапшырылды.  

“Авыл җирлекләре арасында иң яхшы бизәлеш” номинациясендә:

Гран-при иясе  - Теләче авыл җирлеге (9 мең сум акчалата премия)

Беренче урын - Баландыш авыл җирлеге (9 мең сум акчалата премия)

Икенче урын - Олы Мәтәскә авыл җирлеге (8 мең сум акчалата премия)

Өченче урын - Алан, Югары Кибәхуҗа һәм Кече Кибәхуҗа җирлекләре 3әр мең акчалата премия)

“Район үзәгендәге иң үзенчәлекле бизәлеш” номинациясендә:

Беренче урын - “Теләче” спорт мәктәбе (“Батыр” спорт комплексы) (9 мең сум акчалата премия) (рәсемдә)

Икенче урын - “Юность” спорт мәктәбе (8 мең сум акчалата премия)

Өченче урын - “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Теләче бүлеге (5 мең сум акчалата премия)

Мәгариф учреждениеләре арасында “Иң әкияти бизәлеш” номинациясендә:

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе, Олы Мишә урта мәктәбе, Үзәк урта мәктәбе, Олы Мәтәскә урта мәктәбе, Теләче урта мәктәбе, Олы Нырсы урта мәктәбе, “Шатлык” балалар бакчасы, “Аленушка” балалар бакчасы, “Кояшкай” балалар бакчасы. Әлеге учреждениеләрнең Һәркайсы “Дулкын” йөзү бассейнында ун тапкыр йөзү өчен сертификат белән бүләкләнде.

Мәдәният учреждениеләре арасында “Иң заманча бизәлеш” номинациясендә:

Югары Мәтәскә авыл клубы, Олы Мәтәскә мәдәният йорты, Лесной авылы клубы, Ачы авылы клубы, Караширмә авылы клубы, Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты. Әлеге учреждениеләрнең һәркайсы “Дулкын” йөзү бассейнында сигез тапкыр йөзү өчен сертификат белән бүләкләнде.

“Теләче ял паркында Яңа ел мохитен тудыручылар” номинациясендә:

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район ветеринария берләшмәсе, “Август-Теләче” агрофирмасы, “Энергосбыт” оешмасы, җаваплылыгы чикләнгән “Мишә” ширкәте, “Нәүрүз” авыл хуҗалыгы кооперативы, район полиция бүлекчәсе.Әлеге оешмаларга да “Дулкын” йөзү бассейнында ун тапкыр йөзү өчен сертфикат белән бүләкләнделәр.

 

 “Иң матур Яңа ел бизәлеше” номинациясендә: 

Район үзәк хастаханәсе, җаваплылыгы чикләнгән “Теләче корыч прфильләре” ширкәте, “Россельхозбанк”ның Теләчедәге өстәмә офисы белән “Агроснаб” предприятиесе, “җаваплылыгы чикләнгән “Мишә” ширкәте,  район Пенсия фонды, Социаль яклау идарәсе, “Родник” үзәге, район мәгариф бүлеге, район Балалар иҗат үзәге,  “Ак барс банкы”ның Теләчедәге өстәмә офисы,  район ветераннар Советы,  “Хәкимова. Ф.Т”, “Шәфыйков И.Р.” һәм “Федорова В.Р.” шәхси предприятиеләре. Әлеге оешмалар да “Дулкын” йөзү бассейнында ун тапкыр йөзү өчен сертификат белән бүләкләнде.

  Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев