Ифтарлы көрәш
540
0
Бүген «Батыр» спорткомплексында «Зилант» спорт клубы Кубогына 2010 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар, яшүсмер егетләр арасында көрәш буенча ачык Теләче районы Беренчелеге булып үтте.
Ул танылган эшмәкәр, райондашыбыз, Казан шәһәре көрәш Федерациясе җитәкчесе Расих Әхмәт улы Габдрахманов иганәсенә үтте.
Көн буе барган киеренке һәм мавыктыргыч ярышта командалар беренчелегендә беренче урынга Теләче районы командасы чыкты. Икенче һәм өченче урыннарда Арча районы командасы белән Марий -Эл Республикасының Бәрәңге районы командасы егетләре. Җиңүче Теләче командасы шәхси эшмәкәр Илдар Фазылҗанов әзерләгән символик бүләк - тәкә белән бүләкләнде.
Ярышлар тәмам булгач, Расих Әхмәт улы тарафыннан «Гурман» кафесында яшь көрәшчеләр һәм тренерлар өчен Ифтар ашы үткәрелде. Ифтар вәгазен Олы Мәтәскә авылы имам -хатибы Илнур хәзрәт укыды.
Җиденче тапкыр үткәрелгән ачык көрәш турниры турында тулырак «Теләче» газетасыннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев