Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игътибар, юка боз!

Моны һәркем белергә тиеш!

1. Бозның  калынлыгы җиде сантиметрдан ким булса, бозга чыгу бик куркыныч. Ышанычлы боз, гадәттә, зәңгәрсу төсендә яки яшькель төскә ия була.

2. Сәнәгать предприятиеләренең  агып чыга  торган җылы сулары , чишмәләрдә дә аеруча сак булырга кирәк.

                                  Куркыныч булдырмас өчен, исегездә тотыгыз:

Сулыкларны, махсус боз кичүләре җиһазландырылган урыннарда кичәргә кирәк. Боз кичүләре булмаган  урыннарда,  бозның ныклыгын  таяк белән тикшерергә кирәк.

Төркем белән чыкканда җәяүлеләр арасы 5-6 метрдан да ким булмаска тиеш.

Суның агымы тиз булган урыннарда, агынты сулар һәм  чишмәләрдә, шулай ук агач, куаклар янында, су үсемлекләре янында  бознын ныклыгы ким була.

Кар һәм кар көртләре астында , шулай ук яр буенда боз аеруча куркыныч.

Автотранспортта сулыкларны санкцияләнгән боз кичүләре буенча гына чыгарга мөмкин.

                                                    Бәла килеп чыккан очракта:

  Әгәр сез боз ярылып салкын суга төшсәгез,  нишләргә :

Төшенкелеккң бирелмәгез, кискен хәрәкәт ясамагыз. Мөмкин кадәр тирәнрәк һәм акрынрак сулагыз.

Кулларыгызны читкә җәегез һәм тәнегезгә агым юнәлеше буенча ятма хәл биреп, боз кырыена ябышырга тырышыгыз.

Сак кына боз кырыена күкрәк белән ятып, башта бер аягыгызны, ә аннары икенче аягыгызны чыгарырга  тырышыгыз.

Судан  чыккан очракта, үрмәләп кенә  килгән якка барырга кирәк , чөнки биредә боз ныклыгы сыналган инде.

                                                   Ярдәм кирәк булса:

Әгәр бәла ярдан ерак булмаса, зыян күргән кеше актив гамәлләргә сәләтле икән, аңа бау, шарф ташларга, озын таяк, такта, баскыч бирергә кирәк.

Зыян күрүчегә, ярдәмгә барасыз дип кычкырып хәбәр итегез. Бу аңа көч, ышаныч һәм өмет бирәчәк.

Зыян күрүче  белән турыдан-туры элемтәне тәэмин итү өчен аңа якынрак  булырга, кул бирергә яки киеменнән тартырга мөмкин.

Бу эштә берьюлы берничә кеше катнаша ала. Ватылган боз кырыена якын килмәскә кирәк, шуышып кына бер-берегезнең   аякларыннан  тотыгыз.

Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кул астындагы чараларны: такта, колга, бау кулланырга кирәк.

Дөрес, кыю, тиз эш итәргә кирәк, чөнки зыян күргән кеше көчен югалта, туңа, суга чумарга мөмкин.

Зыян күрүчене җылы урынга илтеп, аңа ярдәм итегез: аннан юеш киемен салгызыгыз, спиртта яки аракыда юешләткән  постау материалы яки кулларыгыз белән уыгыз, зыян күрүчегэ кайнар чәй  эчерегез. Зыян күрүчегә  хәмер бирмәгез: мондый очракларда бу үлемгә китерергә мөмкин.

                                                Исегездә тотыгыз!

Сулыкның бозына аяк басканда сез үзегезне куркыныч астына куясыз! Тормыш кешегә бер генә тапкыр бирелә һәм «экстрим»дип аталган берничә минут өчен узегезне  куркыныч астына куймаска  кирәк!

Гадәттән тыш хәл туганда, ашыгыч рәвештә 01 яки 112 телефоны буенча (кәрәзле телефоннардан) коткару хезмәтен чакыртырга кирәк.

 

Олы Нырсы авылы  янгын сүндерү булеге житәкчесе Фәниль Вәзир улы Гәрәев

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев