Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены кавалеры

Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы директоры Зәйнетдинов Илдус Йосыф улы 1997 елда “II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде.

Илебезнең бу югары бүләге аңа авыл хуҗалыгында ирешкән югары казанышлары һәм алдынгы технологияләрне  уңышлы рәвештә производствога кертеп, үз тәҗрибәсен башка хуҗалыкларга җиткергәне өчен бирелде. Бу югары дәрәҗәгә ирешү өчен Илдус Йосыф улына тормышта бик күп шәхси тырышлык кирәк була. 1952 елда Югары Кибәхуҗа авылында туган малай 10 яшендә әтисез кала. Колхозда ул елларда “таяк”ка эшлиләр иде, әни кешегә тормышны алып бару җиңел булмый. Әнигә ярдәм итү өчен 2 малай ат, сарык, бозау көтүе көтәләр, ә 7 классны тәмамлаганнан соң ат җигеп эшләргә туры килә. Эштән кайтканнан соң тагын “уфалла” тартып, чүп үләне җыеп печән хәзерләү дә шул малайлар җилкәсенә ята. Мәктәпнең сигезенче классын тәмамлаганнан соң тулысынча колхозда эшли башларга уйлаган малайны 31 августта укытучысы Галия апа урта мәктәпкә барырга кирәклегенә инандыра ала. Бу – 15 яшьлек малайның алга таба тормыш юлын билгеләгән көн була. Ул урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлый, тик алга таба укырга тагын мөмкинлек булмый. Мәктәптә яхшы укыганын күздә тотып, аны колхоз бухгалтериясенә эшкә алалар. Армия сафларыннан кайтканнан соң баш бухгалтер итеп билгеләнә һәм шул ук вакытта авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга кереп, аны да 1979 елда уңышлы тәмамлый. Колхоз производствосын, аның исәп-хисап эшен бик яхшы белгән егетне партиянең Саба район комитеты 1983 елда бөтен күрсәткечләре буенча иң арттагы «Авангард» (Шыңар авылы) колхозына рәис итеп билгели. Ул биредә халык белән уртак тел табып, шул заманның алдынгы технологияләрен кыю кертә, төзелешләр алып бара. Нибары ике ел эчендә производство күрсәткечләре буенча «Авангард» колхозы Саба районында беренче бишлеккә керде. Саба райкомында киләчәге бик өметле яшь рәисне, район авыл хуҗалыгын тулысынча аңа биреп, сынап карарга дигән нәтиҗәгә киләләр, һәм ул 1985 елда авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә. Саба районы авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча ул эшләгән елларда республикада беренче бишлеккә керде.1990 елда Теләче районы аерылу хәбәре булганнан соң, Илдус Йосыф улы үз районына кайтып, Ленин исемендәге тәҗрибәҗитештерү хуҗалыгын җитәкли башлый. 1991 елдан тәҗрибә – җитештерү хуҗалыкларын Үзәктән (Мәскәүдән) финаслау тулысынча туктатылды һәм алар фәкатъ үз хисапларына яши башладылар. Шундый шартларда да хуҗалык иң зур күтәрелешкә ирешеп, Теләче районында җитештерелгән итнең 33%, ә сөтнең 20 % тәшкил иткән еллары да булды. Бик кыска гына вакыт эчендә дуңгызлар саны 1700 баштан 7500 башка җитте һәм совхоз һәр айда 1000 башка якын дуңгыз сатып, кассасында һәрвакыт акчасы булды. Сөт җитештерү өчен бөтенләй терлеге булмаган Шармыш авылында таналар хәзерләү тулы бер конвейерга куела. 90 нчы елларда игенчелектә уңышны кәгазьдә ясап, бер гектардан 80 -90, хәтта 110 ц күрсәтү очраклары бар иде. Ленин совхозының алардан артта калган еллары да булды, ләкин аның амбарлары һәрвакыт икмәк белән тулы торды. Илдус Йосыф улы беркайчан да өстәп язуларга бармады. 1997 елда хуҗалык 217000 ц иген уңышы җыеп алып, республикада иң алдынгылар рәтендә булды. Район хуҗалыкларын тулысынча һәм өлешчә республиканы элиталы чәчүлек орлыклары белән тәэмин итте. Республикада тәҗрибә хуҗалыкларын үзенә туплаган “Нива Татарстана” фәнниҗитештерү берләшмәсендә Ленин хуҗалыгының дәрәҗәсе һәрвакыт югары булып, аның тәҗрибәсе Татарстанда да, Россия Федерациясендә дә кулланыш алды. 90 еллар бөтен ил буенча болгавыр еллар булдылар: производство җимерелде, басуларны чүп басты, терлекчелек фермалары бушап калды. Бу күренешләр безнең Теләче районын да читләтеп үтмәде. Шул елларда да Ленин исемендәге хуҗалык производствоны елдан-ел югарырак күтәрде, ә эшчеләренә хезмәт хакын вакытында һәм акчалата түли алды. Җитештерү кимемәде, киресенчә, югарыга күтәрелде. Моннан тыш, социаль объектларны төзергә дә мөмкинлек таба алдылар. Ул эшләгән чорда эшчеләр өчен 50 дән артык торак йорт, 50 урынлы ашханә, Үзәк-Сауш, Алга-Петровск юлы төзелде, барлык авылларга да газ кертелде. Үзәк һәм Сауш авылларында бик күп терлек тораклары төзелеп, аларга юллар үткәрелде. Ындыр табагы гомумән үз заманының иң яхшы техникалары белән җиһазланып, үзе аерым бер производство тармагын хасил итте. Бу - ул еллардагы төзелешләрнең фәкатъ бер өлеше генә. Әлеге югары хезмәт күрсәткечләре югары бәя дә алдылар: Илдус Йосыф улына 1993 елда “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде, ә алган Мактау грамоталарын биредә санап үтү бик озынга китәр иде. Илдус Йосыф улының шәхси тормышы да бик тыныч һәм матур булды. Ул тормыш иптәше Тәнзилә ханым белән бергә 50 ел гомер итеп, 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Бүген оныкларына куанып яшиләр. Баһадир гәүдәле, яшь вакытында Кибәхуҗа якларының сабантуй батыры Илдус Зәйнетдинов яңа елга чыгуга 70 яшьлек юбилеен каршы ала, күңеле шат, авыруларны искә алырга тырышмый. 70 яшьлек юбилеен каршы алучы ветеранга исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, шәхси тормышында уңышлар телик.  Сәлмән Гыйльмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев