Икенче балалар бакчасында Май чабу бәйрәме узды
Теләченең икенче балалар бакчасында Масленица - Май чабу бәйрәмен уздыру яхшы традициягә әйләнде.
- Май чабу – иң күңелле һәм тәмле рус халык бәйрәмнәренең берсе. Бу атнада мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен Май чабу бәйрәме уздырылды. Балалар кыюлыкта һәм җитезлектә көч сынаштылар һәм шаярдылар. Тәмле коймакларсыз нинди Май чабу бәйрәме узсын инде!? Бәйрәм азагында барлык балалар да пешекчеләр яратып әзерләгән тәмле, хуш исле коймаклар белән сыйландылар.
Нурия Галимова, өлкән тәрбияче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев