Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Икенче яшьлеген кичерәчәк

Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү программасы республика 2012 елдан бирле гамәлдә. Һәм шушы вакыт эчендә районда күпчелек мәктәптә капиталь ремонт ясалды.

Әлеге фоторәсемне, мин 31 март көнне, Теләче урта мәктәбенең подвалында урнашкан “Олимп” яшьләр үзәген төзекләндерү вакытында төшереп алдым. Хәтерем ялгышмаса, типовой бинаның беренче янкорма өлешен төзүчеләр, 1999 елда, мәктәп белән Екатерина Владимировна Иванова җитәкчелек иткәндә төзеп куллануга тапшырган иде. Бик вакытлы төзелеш, бик кирәкле бина иде ул. Аеруча укучылар, укучы яшьләр “Олимп” яшьләр үзәген үз итте. Төрле чаралар, спорт ярышлары һәм күнегүләр үткәрү өчен бер дигән мәйданчык булды.  Бу дөньяда берни дә мәңгелек түгел. Кешеләр генә түгел,  вакытлар үтү белән, корылмалар да искерә, туза, сафтан чыга.  Республика ярдәме белән төзелеп файдалануга тапшырылган, чирек гасырдан артык Теләче халкына, яшьләренә игелекле хезмәт иткән мәктәп янкормасы да, повалда урнашкан “Олимп” яшьләр үзәге дә искерергә өлгергән. 

Әлеге фоторәсемдә сез  27 гыйнварда ук Теләче урта мәктәбен төзекләндерү эшенә керешкән җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте  төзүчеләрен - Рафис Габдуллин (Саба) белән Раил Абдуллин (Иске Җөри)  вентиляция  юлларын гипсокартон материалы белән төргән вакытын күрәсез. Үз эшенең остасы булган, тәҗрибәле төзүче Рафис абыйның җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәтендә бик күптән эшләвен беләм. Ул да башка хезмәттәшләре белән беррәттән, районыбызның бихисап  мәдәният йортларын, клубларын, мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын төзекләндерде. Яшь хезмәттәше Раил турында да уңай фикердә ул. “Яшь кенә булса да, кулы эшкә ябышып тора. аның белән бергә эшләве җан рәхәте”, - ди. Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән, республика программасы нигезендә 250 укучыга исәпләнгән икенче янкорма сафка бастырылды. Әлеге янкорма тыгызлык, урын җитмәү, балалар саны бермә-бер артык булу, укыту-тәрбия эше алып барганда бик күп уңайсызлыклар барлыкка килү сәбәпле төзелде. Мәктәпнең 1999 елда салынган беренче янкорма өлешендә алып барылган ремонт эшләре март азагында төгәлләнде. Төзүчеләр биргән вәгъдәләрендә тордылар.  Хәзер монда башка төрле хәят хөкем сөрә. Чөнки бу көннәрдә төзекләндерелгән янкормада “пробный” дәүләт имтиханнары узачак. Чират -  1987 елда Бушмакин Евгений Петрович директорлык иткәндә төзелгән тәүге бинага җитте. Хәер, ширкәтнең участок мастеры Рафил Гатиятуллин әйтүенчә, бу өлештә дә инде демонтаж эшләре күптән бара икән (нык тузан күтәрелү сәбәпле, респиратордан башка керү мөмкин түгел, анда хезмәт куючы төзүчеләргә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен!).  Шулай ук параллель рәвештә спортзалда да тулы куәткә ремонт эшләре бара. Төзүчеләр әлеге участокларда да төзекләндерү эшләрен, һәрвакыттагыча, кыска вакыт эчендә, яхшы сыйфат белән башкарып чыгарга ышандыра. Төзекләндерү эшләре данлы педколлективка эш шартларын бермәбер яхшыртырга,  укыту-тәрбия эшләренең сыйфатын тагын да югарырак күтәрергә ярдәм итәр дигән ышаныч бар.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев