Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Икътисадый кабалага төшмәс өчен

22 ноябрь көнне муниципаль район Советының утырышлар залында терлекчелек тармагындагы ун айлык, финанс-икътисадый эшчәлектәге тугыз айлык күрсәткечләргә багышланган киңәшмә булып үтте. Моннан тыш, киңәшмәдә күмәк хуҗалыкларның терлекчелек тармагы өчен 2023 елга тәгаенләнгән юл карталары да барланды.

Киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, агрономнар, инженерлар, икътисадчылар чакырулы иде. Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә әлеге темаларны яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов,  район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов һәм җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте баш зоотехнигы Илнур Гыйльметдинов чыгыш ясады. Терлекчелек тармагы буенча тирән анализ ясаган Ралиф Низаметдинов күмәк хуҗалыкларның сөт җитештерүдә рентабельлекнең төрле булуын,  быел октябрь, ноябрь айларында бер урында таптану күзәтелүен, бериш хуҗалыкларның чигенеп эшләвен билгеләп үтте.

Азактан октябрь аенда финанс-икътисадый күрсәткечләр буенча хуҗалыклар арасында үткәрелгән рейтингта беренче урынга чыккан җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте җитәкчесе Алмаз Хәйруллинга мактаулы күчмә ат сыны һәм Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты, белгечләргә исә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Бу хакта район матбугатында.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев