Җиләк җыю кыйссасы
Якташыбыз Сиренә Гатиятова шигыре.
Кайнап карый,халык! Чиләк- чиләк
Җиләк бизи авыл өйләрен.
Мин дә барып кайттым- бик арыдым,
Маңгаема менде күзләрем.
Тәгәрәшеп йөрдек инде менә-
Дистәләгән хатын мәш килеп.
Шаккаткандыр инде, тау итәге
Бер дә хикмәт тырышканны күреп.
Бигрәк тәмлеләре килгән диеп,
Исе китеп ,черки халкы очты.
Тәмләп караганнан калган җирләр
Бүртмәч- бүртмәч булып шешеп чыкты.
Зарланырга вакыт булмады да,
Күңел белән бергә эшләгәнгә.
Табигатькә хозурланып алдым,
Тезләремнең көче җитмәгәндә.
Бер утырып жыйдым, бер шуышып
Елан үткән кебек калды эзләр.
Җиңел түгел хәзер, бөгелүләр-
Тик шулай да, бик шат иде йөзләр.
Мең- мең шөкер итеп, Аллаһыма
Биргән сые өчен рәхмәт укып,
Хәлдән таеп,менеп яттым менә-
" Тагын барам! " - дигән сүзне тукып...
29.06 2025 Сиренә Гатиятова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев