Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иңли дөньяны Сабантуйлары…

26 июнь көнне Чиләбе шәһәрендә халкыбызның иң күркәм бәйрәме Сабантуй гөрләде. Анда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә үзешчән сәнгать осталарыннан һәм көрәшчеләрдән торган район делегациясе дә чыгыш ясап кайтты. Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез әлеге матур бәйрәм мизгелләрен күрәсез.

Бу көнне шәһәрнең Гагарин исемендәге ял паркында Татарстан, Башкортстан Республикалары артистлары Һәм Чиләбе өлкәсенең татар Конгрессы, Чиләбе өлкәсенең башкорт Корылтае каршында эшләп килүче үзешчән сәнгать коллективлары  чыгыш ясады. Шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашкан гүзәл паркның  икенче бер сәхнәсендә көрәшчеләр көч сынашты.  Шунысы игътибарга лаек, дүрт-биш үлчәү авырлыгында үткәрелгән ярышта районыбыз көрәшчеләре дә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Мәсәлән, 90 килограммга югары үлчәдә бил алышкан Тиләҗе авылы егете Алмаз Сәетов һәм 90 килограммнан югары үлчәүдә көч сынашкан Теләче егете Айнур Бариев матур көрәш үрнәкләре күрсәтеп чемпион исеменә лаек булдылар. Алай гына да түгел, азактан Алмаз Чиләбе Сабантуеның абсолют батыры да булып танылды. Сабантуеның төп һәм символик бүләге - тәкә бу көнне аның иңнәрен бизәде.  

25 июнь көнне үткәрелгән  Чиләбе шәһәре Сабантуеның иң кызыклы һәм истә кала торган мизгелләре турында сез “Теләче” газетасының киләсе саныннан таныша аласыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев