Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Иминият каешы” чарасы бара

21 гыйнвардан 19 февральгә кадәр республикабыз, шул исәптән районыбыз юлларында “Иминият каешы” дип исемләнгән оператив-профилактик чара узачак.

Чара - иминият каешы белән бәйле хокук бозуларны булдырмау һәм кисәтү максатыннан үткәрелә. Йөртүчеләргә һәм пассажирларга иминлек каешын эләктереп йөрү  мәҗбүрилеге Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 2.1.2 пункты белән ныгытыла. Чара барышында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан йөртүчеләрнең, пассажирларның иминият каешларын эләктереп йөрүләренә зур игътибар биреләчәк.

2024 елда республикабыз юлларында иминлек каешы эләктермәү очрагы белән бәйле 78 юлтранспорт фаҗигасы теркәлгән. Аларда 50 кеше үлгән, 66 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Әлеге аварияләр вакытында иминият каешлары эләктерелгән булса, бу саннар күпкә азрак булыр иде.

Транспорт куркынычсызлыгы үзәге тикшерүләре күрсәткәнчә, иминият каешларын куллану аварияләр вакытында  йөртүчеләрнең һәм алгы утыргычта утырган пассажирларның һәлак булу яки авыр тән җәрәхәте алу ихтималын - 50, артык утыргычтагы пассажирларның - 25%ка киметә. Юл кырыена тәгәрәгәндә исән калу, трамва алмау ихтималын биш тапкырга арттыра. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев