Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иң мавыктыргычы һәм истә калганы

Кышкы каникул көннәрендә узган ярышларның иң мавыктыргычы һәм истә кала торганы 8 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында узган абсолют реаль сугыш буенча үткәрелгән Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионаты булгандыр.

Абсолют реаль сугыш буенча республика Беренчелеге һәм Чемпионаты Теләче районында тәүге тапкыр узды.

Безнең район өчен ул иң яшь спорт төрләренең берсе.  Аңа 2010 – 2015 елларда өстәмә белем педагогы, тренер Равдин Юрий Николаевич тарафыннан башлангыч бирелгән булса,  2021 елның 1 сентябреннән, шул ук Юрий Равдинның шәкерте, өстәмә белем педагогы Виктория Белоусова аны яңадан тергезеп җибәрде.  Хәзер район мәдәният йорты спорт залында Виктория Евгеньевна җитәкчелегендә әлеге сугыш төре белән 6 яшьтән 17 яшькәчә булган 40 укучы бала шөгыльләнә.

ярышларга килсәк, анда  2015-2016, 2013 – 2014, 2011 – 2012,  2009 – 2010, 2007 – 2008, 2005 – 2006 елларда туган малайлар һәм кызлар белән 2004 елда туган  һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ир-егетләр арасында үтте. Яшь спортчылар барлыгы 51 үлчәү авырлыгында көч сынаштылар. Алар арасында Казанның Идел буе, Совет районнары, Түбән Кама, Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләре, Питрәч, Лаеш, Теләче районнары, ДОСААФ, “Леки 116” командалары вәкилләрен күрергә була иде.

Фәнил Гаязов

Бу хакта тулырак район газетасының киләсе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев