Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Иң шәп сыерчык оясы» бәйгесенә нәтиҗә ясадык

Бүген Шәтке авылында «Иң шәп сыерчык оясы» район бәйгесенә нәтиҗә ясадык.

Бәйге «Теләчеинформ» мәгьлүмат үзәге, биоресурслар үзәге һәм Шәтке мәктәбе белән берлектә узды. 

Бүләкләү тантанасында «Теләче» газетасының баш мөхәррире Ленар Хуҗин, район мәгариф бүлеге методисты Гөлфинә Сәхәбиева, ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, Шәтке мәктәбе укытучылары, бәйгедә катнашкан балалар, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр катнашты.

Бәйгенең шарты буенча, катнашучылар ясаган сыерчык оясы белән фотога төшеп безгә, редакциягә юлларга тиеш иде. Барлыгы 62 гариза килгән бәйгедә «Милли оя», «Иң кызыклы оя» номинацияләре буенча урыннар чыгарылды, һәм шулай ук барлык катнашучыларга да Лаурет Дипломнары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Җиңүчеләрне тәбриклибез! 

Чара Шәтке мәктәбе укучылары чыгышлары белән үрелеп барды.

Ахырдан барлык катнашучылар, «Карга боткасы» белән сыйланды.  Чараны уздыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән, Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең Теләче районы буенча район (районара) башлыгы Эмиль Гаязовка, Теләче авылында үзенең эшчәнлеген алып баручы Заһир Гайнетдиновка, «PRINT» фотоательесы җитәкчесе Ринат Салиховка, Үзәк авылында үз эшчәнлеген алып баручы Айнур Гильмуллинга, пешекче апаларга, әти-әниләргә бик  зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев