Инглиз теленнән республика олимпиадасы призерлары.
“ Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.
15 – 17 нче гыйнвар көннәрендә инглиз теле фәне буенча “ Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Инглиз теленнән республика олимпиадасында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары Галиуллина Иркә һәм Яруллин Рәсүл катнаштылар. Йомгаклау этабында укучылар призер булдылар , Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр. Укучыларны республика олимпиадасына чит тел укытучылары А.С. Гыймаева һәм Л.Г. Алексева әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев