Җиңүчеләр арасында безнекеләр дә бар
428
0
21 - 23 март көннәрендә Биектау районының Бөреле авылы мәдәният йортында XXI ачык республикакүләм телевизон яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры булып үтте.
Быел мәртәбәле фестиваль Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына һәм “Созвездие - Йолдызлык” фестиваленең (хәрәкәтенең!) 25 еллыгына багышлап үткәрелде. Анда Арча, Саба, Балтач, Әтнә, Кукмара, Биектау, Теләче районнары балалары һәм яшьләре көч сынашты.
23 март көнне фестивальнең Гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Шунысы сөенечле, җиңүчеләр һәм призлы урыннарга лаек булучылар арасында безнең район балалары һәм яшьләре дә бар.
Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов катнашты.
Гала - концерт һәм бүләкләүләр тантанасы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев