Җиңүчеләр билгеле
Бүген муниципаль район Советының зур утырышлар залында узган «Эшлекле шимбә» киңәшмәсендә оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре арасында үткәрелгән «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте.
Җиңүчеләрне муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин тәбрикләде. Аларга Дипломнар, акчалата кызыксындыру премияләре, махсус приз – «Дулкын» йөзү бассейнына бару өчен сертификатлар тапшырылды. Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез җиңүчеләрне бүләкләү вакытын күрәсез.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев