Җиңүчеләрне бүләкләдек
Бүген район хакимиятенең утырышлар залында предприятие, оешма, учреждение, күп фатирлы һәм шәхси йортлар территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча узган смотр-конкурска нәтиҗә ясалды.
Исегезгә төшерәбез, бәйгене Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге оештырды. Бәйгегә килгән барлык гаризалар белән танышып, фото –видеоязмаларны карап, бәя биргәннән соң, бәйге җиңүчеләре түбәндәгечә билгеләнде:
"Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие (учреждение, оешма)» номинациясендә (Теләче авылы буенча):
1 урын - 2 номерлы балалар бакчасы;
2 урын- 3 номерлы балалар бакчасы.
"Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие (учреждение, оешма)» номинациясендә (авыл җирлекләре буенча):
1 урын – Үзәк балалар бакчасы;
2 урын – Алан авылы мәдәният йорты;
3 урын – Шәтке мәктәбе.
“Иң матур ишегалды” номинациясендә:
1 урын – Киямовлар гаиләсе (Ачы);
2 урын – Фәсхиевлар гаиләсе (Югары Мәтәскә);
3 урын – Козловлар гаиләсе (Теләче).
“Иң күп чәчәкле бакча” номинациясендә:
Абдулиннар гаиләсе (Караширмә).
“Заманча бакча” номинациясендә:
Ивановлар гаиләсе (Үзәк) ;
Ивановлар гаиләсе (Теләче).
Шулай ук, Рәхмәт хатлары белән Карашмирмә авылыннан Корбановлар гаиләсе, Лесной бистәсеннән Сагитовлар гаиләсе, Югары Кибәхуҗа авылыннан Ибраевлар гаиләсе бүләкләнде.
Бәйгедә җиңүчеләргә Дипломнарны һәм бүләкләрне Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин тапшырды.
Зөлфия Ибраһимова.
Эльмира Котдусова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев