Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йомырка бәйрәме гөрли

Районыбызның күп кенә авылларында, 1 май көнне, балаларның йомырка җыю йоласы сакланып калган.

Май бәйрәмнәрендә балалар, өйдән-өйгә кереп, йомырка җыя. Олылар бу чарага алдан әзерләнә. Йомыркалар буйый. Кәнфит, башка тәм-том да әзерли. Теләкләр тели-тели, илләр тыныч булсын, игеннәр уңсын дип, сәламәтлек сорап, балаларга күчтәнәчләрен тапшыра.  Кемдер аны, руслардан килгән йола, ди. Тик йомырка җыю бәйрәме электән күп татар авылында узган. Иң мөһиме — ул балаларны берләштерә, татулыкка өнди.

Фотоларда Казаклар авылы балалары. 

Альбина Рахматуллина һәм Ландыш Аскарова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев