Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җирлекнең кичәгесе, бүгенгесе һәм киләчәге

Атна башында муниципаль берәмлекләрдә традицион халык җыеннары башланып китте.Аның тәүгесе, 18 гыйнвар көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин катнашында Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында булып үтте.

Җирлекнең кичәге, бүгенге һәм киләчәк тормышы Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов, җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Гөлшат Миңнекәева, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү, укыту буенча урынбасары Диләрә Закирова, Максабаш авылы китапханәчесе Лилия Минһаҗева, Югары Кибәхуҗа авылы фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Рәзинә Мөлекова, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Зөлфия Исмәгыйлева, район эчке эшләре бүлегенең участок вәкаләтлесе, полиция өлкән лейтенанты Рәмис Шәрәфиевларның чыгышларында зур яңгыраш  тапты. Мисал өчен, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов чыгышында җирлектәге демографик вәзгыять, салым җыю, шәхси хуҗалыкларны үстерү, экология, баш бәласенә әйләнгән бәйсез этләр проблемасы, социаль объектларның эшчәнлеге, дини тормыш, сәламәтлек, ветераннар хәрәкәте кебек юнәлешләр калку күтәрелде. Әмма шулар арасында иң борчыганы - җирлектә туучыларга караганда, үлүчеләрнең күп булуы. 2021 елда ике сабый дөньяга килсә, 13 кеше вафат булган. Хәзер дәүләт тарафыннан яшәү һәм тормыш итү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылса да,  авылда яшьләр сирәк кала, калса да, үзләренә таяныч булырдай ул-кызлар алып кайтырга атлыгып тормыйлар икән. Шулай ук докладчының авыл җирлегенең бюджеты, салымнар җыемы, табыш чыганаклары турындагы мәгълүматлары да җыенда катнашучыларда зур кызыксындыру уятты. Мәсәлән, 2021 елда җирлек буенча барлыгы 310 мең 500 сум үзарасалым акчасы җыелган. Өченче ел, ноябрь аенда узган һәм 56% кеше катнашкан авыл җыенында Төрек-Тәмте халкы һәр кешегә - 1 мең, Югары Кибәхуҗа һәм Максабаш авыллары халкы - 500 сум акча җыярга дип тавыш биргән булган. Халыктан җыелган һәр сум өчен республикадан 4 сум акча бүленгән. Барлыгы 1 млн. 557 мең 500 сум үзара салым акчасы җыелган. Шуның 1млн. 242 мең сумын республика хөкүмәте биргән. Бу акчалар җирлектәге күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм иткән. Әйтик, әлеге сумма урамнарга вак таш җәю, аларны кардан чистарту, Югары Кибәхуҗа авылындагы су башнясын ремонтлау,  янгын сүндерү өчен гидрант кую, Югары Кибәхуҗа һәм Төрек Тәмте авылларына су насосы сатып алу, Югары Кибәхуҗа, Максабаш һәм Төрек-Тәмте авылларында урам фонарьларын яңарту, санкцияләнмәгән чүплекләрне юк итү, җәен чүп үләннәрен чабу өчен һәм Югары Кибәхуҗада балалар мәйданчыгы төзү өчен тотылган. Бик зәвыклы килеп чыккан балалар мәйданчыгын төзүдә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче шәхси эшмәкәр, авылдашлары Наил Галәвиев гаиләсе дә теләп катнашкан.

Узган елның тагын бер казанышы -  Максабаш авылында “Чиста су” федераль программасы нигезендә 8 млн. сумлык төзелеш эшләре башкарылган. Әлеге эш быел да дәвам итәчәк. Узган ел декабрь аенда узган һәм 56% кеше катнашкан җыенда да Төрек-Тәмте халкы, 2022 ел өчен - 1 мең, Югары Кибәхуҗа белән Максабаш авыллары халкы - 500 сум җыябыз дип тавыш биргән. Халыктан җыелган акчаларга  Югары Кибәхуҗа, Максабаш авылларына су башнясы сатып алып куярга, Төрек-Тәмте авылына күпер салырга җыеналар. Әлеге мөһим эшләрне җәйге айларда башкарып чыгу өчен,  салымнарны кыска вакыт эчендә җыеп тапшырырга кирәк. Әлегә эш үтәлеше - 22%. Бу уңайдан муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов: “Үзарасалым бурыч түгел, ә авыл ихтыяҗларына өстәмә акча җыю мөмкинлеге. Ул референдум һәм тавыш бирү юлы белән халыкның үз ихтыяры белән җыела”, - дип шәрехләде. Җыен азагында хуҗалык эшләрендә авыл җирлегенә ярдәм иткәннәре өчен бертөркем актив кешеләргә Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Ф.Гаязов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев