Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Җөри урта мәктәбенең беренче сыйныфына баручы укучылар да букчалы булды

1 сентябрь – Белем көне якынлашкан көннәрдә Иске Җөри урта мәктәбенең беренче сыйныфына баручы укучылар да букчалы булды.

Бүген, 17 августта 13 укучыга җаваплылыгы чикләнгән “Август – Теләче” ширкәте тарафыннан уку кирәк-яраклары тапшырылды. Шулай ук Олы Тиләҗе һәм Иске Җөри укучыларын “Таттелеком” акционерлык җәмгыятенең Теләче бүлекчәсе җитәкчесе Райнур Галимуллин уку әсбаплары тутырылган букчалар белән дә сөендерде.

  • Иң беренче иптәшләрегез белән дус булыгыз. Укытучыларыгызны тыңлагыз. Аларны тыңлап, хөрмәт итсәгез, бу тормышта зур дәрәҗәләргә ирешә алырсыз. Спортны да яратыгыз, - дип, балаларга изге теләкләрен җиткерде ул.

Букча бар, дәфтәр-ручкалар бар... Хәзер беренчеләргә мәктәп дигән белем дөньясына атлыйсы гына калды. Уңышлар сезгә!

Алинә Шәмәрданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X